Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин бүген яңа зиратта өмә уздырылуын хәбәр итте.
Актанышбаш авылы янындагы мәңгелек йортны тәртипкә салу дәвам итә. Ир-егетләр көнозын агачларны кисеп, чистартып, территорияне чүп-чардан арындырганнар.
Эшләр тәмамлагач җәмәгать белән намаз укыганнар, әрвахлар рухына дога кылганнар. "Соңыннан саваплы гамәлдәге авылдашларны пылау белән сыйладык", ди Илнур Хуҗин.
Нет комментариев