Яңа Җияш авылында яшәүче Марсель абый Харисов алдагы яртыеллыкка “Актаныш таңнары” газетасына язылып, иң беренчеләрдән булып безгә квитанциясен алып килде һәм махсус бүләк – пледка ия булды.
Әлеге җылы пледны, кышкы салкын кичләрдә ябынып, безне искә алып, озын кышкы төннәрне “Актаныш таңнары”н укып кыскартыр дигән өметтә калабыз.
– “Актаныш таңнарын”на укый белә башлаган чордан ук язылам инде, – дип шаяртты ул.
Җәмәгать, якын көннәрдә язылучыларыбыз арасында саллы бүләк уйнатачакбыз. Безнең яңалыкларны карап барыгыз. Бәлки ул бүләк сезнең бәхеттер.
Нет комментариев