Исегезгә төшерәбез: ел башыннан Татарстанда килеп чыккан 143 юл-транспорты һәлакәте (41 %) вакытында машинада пассажир буларак балалар барган: 6 бала үлгән, 159ы төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алган. Гомере өзелгән 6 баланың дүртесе транспорт чарасында йөртү кагыйдәсен бозып алып барылган - 2се махсус креслога утыртылмаган, 1се адаптер белән генә эләктерелгән, тагын 1 бала скутерда мотошлемсыз булган.
Нет комментариев