Балык Бистәсендә яшәүче күпбалалы ана балаларга мәктәпкә әзерләнү өчен пособие акчаларына Сочига ялга киткән
Общество

Балык Бистәсендә яшәүче күпбалалы ана балаларга мәктәпкә әзерләнү өчен пособие акчаларына Сочига ялга киткән

Хәтта бу хакта Сочи-курорт шәһәренең җирле социаль челтәрләрендә кайнар фикер алышу бара.

Уку елы алдыннан балаларга мәктәп кирәк-яраклары алырга һәм  инвалид бала өчен пособие акчаларын да кушып хатын-кыз 60 мең сум ала.
 Ләкин, бу акчаларга 34 яшьлек хатын  балаларын өйдә калдырып Сочига ял итәргә китә.

Хатын-кызның туганнары бу хәлне полициягә хәбәр итә - хәзер ана кешене суд приставлары эзли.

Хокук саклау органнары вәкилләре билгеләп үткәнчә, элегрәк хатын-кызның коммуналь түләүләрне түләүдә берничә тапкыр бурычы булган, шулай ук ​​биш төрле банкта формальләштерелгән кредитлары бар һәм бурычларын суд карары белән генә үтәгән.

https://vk.com/wall-160225403_202308

 


Нет комментариев