Быел да бик кунелле, матур итеп, күркәм, олы бәйрәмебез - Корбан бәйрәмен урамда, күрше - күләннәр бергәләшеп районыбызның Татар Суыксу авылында зурлап уздырдылар.
Узган елда да нәкъ шушы урында тәүге тапкыр үткәргәннәр иде алар. Аллага шөкер, көннәр дә яхшы торды - сайлап алган кебек, явым – төшемсез булды.
Корбан бәйрәмен шулай итеп уздыру — Гөлия белән Фәнил Бикмөхәммәтовлар идеясе. Шунда ук урамда учак ягылды, казан асылды, самовар кайнап торды, коймагы пеште. Кыскасы бар да урамда әзерләнде.
Авылың аксакалы – Вазыйх , аның ярдәмчесе Марсель абый, Татар Суыксу авылы абыстае Гөлнур Әюповалар вәгазь сөйләделәр, Коръән сурәләре укыдылар, әрвахларга багышлап догалар укыдылар. Укыган догалары алар рухына барып ирешсен иде. Амин.
Нет комментариев