Бүген Богадыда зират өмәсе
Общество

Бүген Богадыда зират өмәсе

Районыбызда мәңгелек йортларны чистарту өмәләре дәвам итә.

Бүген Богады җирлегендә яшәүчеләр кадерле кешеләре- әби-бабалары, әти-әниләре, нәсел- нәсәбе җирләнгән зиратны чистартырга килде. Читтә яшәүче авылдашлар да бу изге эштән калмаганнар, ял көнендә авылга кайтып, эш кораллары алып өмәгә килгәннәр. 

Зиратны басып ала барган куак-агачларны кисү, аларны йөк арбасына төярлек итеп кыскарту, чүп-чарны җыю- бүгенгә ниятләнгән эшләр шулар. Өмәчеләргә сәламәтлек теләп, рәхмәтләрне җиткерәбез.


Нет комментариев