Бу айда пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең туган көне - Мәүлид бәйрәме.
Аны Ислам дөньясында мөбарәк көн буларак билгеләп үтәләр.
Дин кардәшләребез Актаныш районында аны быел да зурлап билгеләп үтәчәк. Бәйрәм пәнҗешәмбе кичендә - 29 ноябрьдә, Ә.Афзалова исемендәге мәдәният йортында оештырыла.
Мөхтәрәм тамашачылар өчен бик эчтәлекле программа әзерләнгән. Чарага һәркем чакырулы. Ул 18 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!
Нет комментариев