Корбан чалу “Сугаз” оешмасы артындагы территориядә башкарыла. Мөхтәсибәт теләүчеләргә шушы изге гамәлне башкарырга ярдәм итүне дә оештыра (телефоны: 8-937-283-46-80).
Шул көнне 13 сәгатьтә Актаныш технология техникумында, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернатта һәм аскы Актаныштагы ветераннар йортында Корбан ашлары уздырыла. Хәзрәтләр катнашып, дога кылу ниятләнә. Мәҗлескә теләге булган һәркем килә ала.
Нет комментариев