Безнекеләр янә макталды
Җиңел атлетика буенча 27-28 сентябрь көннәрендә Казанда узган республика беренчелегендә Актаныш өчен чыгыш ясаган Искәндәр Һадиев һәм район спорт мәктәбе укучысы Резеда Басыйрова мактаулы II урынга чыктылар. Резеданың остазы Равил Хаҗиев үзе дә шушы көннәрдә чираттагы җиңүенә иреште: 29 сентябрь көнне Баку шәһәрендә “Геройлар узышы” (“Mubarizler”) – бөтенроссия спортчылары арасында киртәләр аша йөгерү бәйгесендә катнашып, I урынны яулап кайтты.
Нет комментариев