“Ихлас гамәл”гә син дә кушыл!
Общество

“Ихлас гамәл”гә син дә кушыл!

Актаныш мөхтәсибәтенең “Ихлас гамәл” мохтаҗларга ярдәм итү үзәге изге Рамазан аенда эшли башлады.

 

Яхшылыкны башкалар белән бүлеш, үзең кулланмаган чиста-пөхтә кием-салымны яңа ачылган “Ихлас гамәл” үзәгенә китер! Таләп: сәдәф-замоклары урынында һәм төзек булсын. Гамәлгә яраксызны тәкъдим итмә, бер-беребезгә хөрмәт күрсәтик!

Актаныш мөхтәсибәтенең “Ихлас гамәл” мохтаҗларга ярдәм итү үзәге изге Рамазан аенда эшли башлады. Ул Актанышта почта бинасының 3 нче катында 21 нче бүлмәдә урнашкан.

Биредә үзегез кулланмаган өр-яңа яки бик яхшы хәлдәге кием-салым, көнкүреш техникасы кабул ителә. Алар Актанышта һәм авылларыбызда яшәүче ятимнәргә, мескеннәргә, күп балалы гаиләләргә, очын-очка ялгап яшәүче мохтаҗларга биреләчәк. Шулай ук куллану вакыты чыкмаган, яхшы сыйфатлы азык-төлек тә кабул ителә.

Якыннарыгыз, күршеләрегез арасында мохтаҗлыкта яшәүчеләр бар икән, алар турында да хәбәр итәргә була. Иң мөһиме: бер-беребезгә ярдәмләшеп яшик.

Алдан хәбәрләшергә теләсәгез, 8-951-896-96-11 телефонына шалтыратырга мөмкин. Тулырак мәгълүматлар инстаграмбитендә @ihlasgamal, вконтакте төркемендә vk.com/ ihlasgamal. Электрон почта: ihlasgamal@mail.ru

“Ихлас гамәл” хәйриячелек белән шөгыльләнә, мохтаҗларга ярдәм итә, башкаларның хәленә керә, тирә-юньдәгеләргә ваемсыз булмаска чакыра.

Әлеге үзәк мөселман ир-атлар тарафыннан изге Рамазан аенда оештырылды. ИншәАллаһ, киләчәктә дә эшләвен дәвам итәргә ниятли.

Әгәр сез изгелек кылырга, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә телисез икән, “Ихлас гамәл” үзәгенә рәхим итегез! Шимбә-якшәмбедән кала, һәр көнне 9-15 сәгатьтә килергә мөмкин.


Нет комментариев