16 апрель төнендә һәм иртә белән республика территориясендә һәм Казан юлларының кайбер өлешләрендә кар яву көтелә, дип кисәтә Татарстан Республикасының гидрометеорология үзәге.
16 апрельдә, шимбә көнне, төнлә, төньяк-көнчыгыштан килгән антициклон тәэсирендә, юеш кар һәм яңгыр явуы фаразлана.
Көндез урыны белән яңгыр явачак, төньяк һәм төньяк-көнбатышка таба исүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә туңдырачак,температура - 4 дән +1 градуска кадәр, көндез + 5- +10 градус җылы булачак.
17 апрель, якшәмбе көнне, көньяк-көнбатыштан хәрәкәт иткән циклон республикага тагын яңгыр һәм юеш кар алып киләчәк. Температура фоны гадәттәгечә кала: - 2 - +3 градус, көндез 4-9 градус, көньяк районнарда 13 градуска кадәр җылы булачак дип вәгъдә итә синоптиклар.
Нет комментариев