Исерек хәлдә машина йөртү турындагы законга төзәтмәләр үз көченә керде
Общество

Исерек хәлдә машина йөртү турындагы законга төзәтмәләр үз көченә керде

Исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен, автомобиль йөртүче 1,5 елдан 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә.

Машина йөртүчеләрнең канында бер литрда 0,3 граммнан артык спирт табылган очракта, административ җаваплылык билгели торган закон 2 июльдән үз көченә керде. РФ Президенты әлеге канунны апрель башында имзалаган. Бу турыда «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Законда яңа нормалар каралмаган. Моңа кадәр организмдагы алкоголь күләме промилледә исәпләнде. 1 литр канда спиртның күләме 0,3 граммга туры килгән күрсәткеч сулап чыгарылган 1 литр һавага 0,16 миллиграмм тәшкил итте.
 
Әлеге маддә нигезендә, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен автомобиль йөртүче 1,5 елдан 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә; аңа шулай ук 30 мең сум күләмендә штраф салына. Транспорт чарасы белән идарә итүне исерек хәлдәге башка кешегә тапшырган өчен дә шундый ук административ җаваплылык каралган.  

чыганак һәм фото: http://sarman-rt.ru/news/khbrlr/iserek-khld-mashina-yrt-turyndagy-zakonga-tztmlr-z-kchen-ker


 


Нет комментариев