Май бәясенә көнбагыш уңышы начар булу, доллар курсы һәм дөнья бәяләре йогынты ясаган.
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Майга бәяләр көнбагыш уңышы начар булу, дөнья бәяләренең артуы һәм долларга карата Россия валютасы курсының тирбәлүе аркасында күтәрелгән. Россия Май берлегенең башкаручы директоры Михаил Мальцев «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.
«Көнбагыш маена агымдагы бәяләр доллар курсы күтәрелү һәм дөнья бәяләре артуыннан чыгып формалаштырыла. Төп җитештерүче-илләр – Россия һәм Украинада әлеге культураның уңмавы да көнбагыш маена бәяләрнең артуына бәйле вазгыятькә сизелерлек йогынты ясады, бу көнбагыш хакы кисәк күтәрелүгә китерде», - дип искәртте Мальцев.
Владимир Путин элегрәк, «биредә пандемиянең катнашы юклыгын» искәртеп, төп продуктларның бәясе артуга игътибар юнәлткән иде. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин 14 декабрьгә азык-төлек бәяләрен нормальләштерү буенча норматив-хокукый актлар әзерләргә кушты. Татарстанда исә көнбагыш маена бәяләрнең артуын федераль чаралар хисабына туктатып торырга ниятлиләр.
Көнбагыш маена бәяләрнең артуына китергән сәбәпләр турында тулырак Sntat.ru сайтында укырга мөмкин.
Нет комментариев