Бу көнне район мәдәният йорты каршындагы мәйданда татарча дискотека да оештырылачак.
19 май көнне Актаныш районы мәдәният йортында “Халкым хәзинәсе” дип исемләнгән авылдашлар җыены фестиваль-конкурсының йомгаклау чарасы узачак.
Бәйрәм 17.00 сәгатьтә авылларыбызның борынгы чишмә суларына багышланган презентация, үзенчәлекле мили ризыклар күргәзмәсе, һөнәрче - осталарның кул эшләре белән танышу, мастер-класслар белән башланып китәчәк.
18.00 сәгатьтә - җирлек җыеннарыннан фотомизгелләр тәкъдим итү,иң оста коллективларны билгеләү, аерым башкаручыларның чыгышларын тамаша кылу, җинүчеләрне бүләкләү.
20.30 сәгатьтә - район мәдәният йорты каршындагы мәйданда татарча дискотека.
Бәйрәм кичәсенә рәхим итегез!
Билет бәясе 50 сум.
Нет комментариев