Бүген Актаныш муниципаль районының Башкарма комитеты кече утырышлар залында антитеррорлык комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Ул муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә булды. Узган елга нәтиҗә ясалды, Актаныш районының бу юнәлештәге сулышы хакында сүз алып барылды. Чыгышлар яңгырады.
Гомумән алганда, районыбызда иминлек һәм тәртип хакимлек итә. Начар һәм аяныч хәлләргә юл куелмый. Моның өчен бихисап профилактик чаралар даими бара, террорчылык золымына каршы тору омтылышы бердәм булганда гына кешелекнең якты киләчәгенә өметләнеп була.
Нет комментариев