Кичке юлда һәлакәт: тизлек арттыруы аркасында хатынының гомере өзелгән
Общество

Кичке юлда һәлакәт: тизлек арттыруы аркасында хатынының гомере өзелгән

5 сентябрьдә Азнакай районында килеп чыккан һәлакәттә 25 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән. Транспорт һәлакәте кичке сәгать 10да, Азнакай - Тымытык - Күктәкә юлының беернче чакрымында булган. "Лифан" машинасы белән идарә иткән 29 яшьлек ир-ат тизлекне арттыра, идарәне югалта һәм автомобиль юл читенә чыгып очып, агачка бәрелә. Һәлакәт аркасында руль артындагы...

5 сентябрьдә Азнакай районында килеп чыккан һәлакәттә 25 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән.
Транспорт һәлакәте кичке сәгать 10да, Азнакай - Тымытык - Күктәкә юлының беернче чакрымында булган. "Лифан" машинасы белән идарә иткән 29 яшьлек ир-ат тизлекне арттыра, идарәне югалта һәм автомобиль юл читенә чыгып очып, агачка бәрелә.
Һәлакәт аркасында руль артындагы ир-атның 25 яшьлек хатыны хастаханәдә вафат була. Ир-ат һәм 4 яшьлек кызы тән җәрәхәте ала. Бала махсус креслога да утыртылмаган була.
Юлларда сак йөрсәк иде. Барыбызны да өйдз көтәләр. Кайгы килгән гаиләнең тирән кайгысын уртаклашабыз.


Нет комментариев