Кунакчыллыгы белән дан тоткан Актаныш районыбыз кунакларын барлык шартын китереп каршы алды.
Бүген Актанышта башланып киткән республикакүләм көрәш турнирының тантаналы ачылышында Милли көрәш федерациясе җитәкчесе, ТР вице-премьеры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдиновлар катнашты.
Кунакчыллыгы белән дан тоткан Актаныш районыбыз кунакларын барлык шартын китереп каршы алды: алар өчен мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән тамаша тәкъдим ителде, “Батыр” спорт сарае мәйданчыгында театральләштерелгән ярминкә гөрләде, учакта пылау пеште.
Нет комментариев