Кырым һәм Краснодардагы аэропортларда калган 150 меңләп турист өенә кайта алмый
Общество

Кырым һәм Краснодардагы аэропортларда калган 150 меңләп турист өенә кайта алмый

Аэропорт эшчәнлеге туктатылган Россия төбәкләрендә якынча 150 мең турист калган.


Аларның күбесе Кырымда һәм Краснодар краенда, дип хәбәр итә Ростуризм. 

Аэропортта калган кешеләргә поезд һәм автобусларда өйләренә кайтырга киңәш ителә. Кайбер туристлык операторлары үзләренең туристлары өчен автобус рейслары әзерли. 

Ростуризм кунакханәләргә мөрәҗәгать итеп, туристларның хәленә керүләрен, өстәмә көннәр өчен акча алмауларын үтенә. 

Чыганак: Шәһри Казан

ТАСС фотосы


Нет комментариев