М7 трассасының Иске Байсар авылы янында юл-транспорт фаҗигасе: Рено-логан машинасы төп юлга чыкканда фурага бәрелә
Общество

М7 трассасының Иске Байсар авылы янында юл-транспорт фаҗигасе: Рено-логан машинасы төп юлга чыкканда фурага бәрелә

Бүген 13 сәгать 25 минутта М7 трассасының Иске Байсар авылы янында юл-транспорт фаҗигасендә җиңел автомобиль белән фура бәрелешә. Актаныш-Мөслим юлы аша килгән Рено-логан җиңел автомобиле Уфага таба борыла, йөртүче төп юлдан килүче фураны абайламый.

Авариядә зыян күрүчеләр дә бар. Җиңел машинадагы дүрт кешенең берсе- олы яшьтәге хатын-кызнның сәламәтлегенә зыян килә. Аны Пучы участок абулаториясенең  ашыгыч ярдәм машинасы Чаллы хастаханәсенә илтә. Калган пассажирлар исән-сау. Хәзерге вакытта ЮХИДИ инспекторлары һәм МЧС хезмәткәрләре фаҗига урынында эшли.


Нет комментариев