Минзәлә урманында нарколаборатория оештырганнар
Общество

Минзәлә урманында нарколаборатория оештырганнар

Минзәлә районы Тәкермән авылы янындагы урманда өч Чаллы егете наркотиклар ясап яткан.

Полиция вәкилләре палатка эченнән наркоматдәләр салынган савытлар, химик реактивлар, лаборатория җиһазлары һәм наркотик ясау кирәк- яраклары табып алган.

11 килограмм авырлыкта наркотик- мефедрон да алар арасында була.

Чаллыда яшәүче 20-24 яшьлек егетләр кемдер җибәргән ингредиентлардан наркотик эшләүне җайга салганнар.  Хәзер аларга җинаять эше кузгатылган.

 

 

 


Нет комментариев