Әниләр көне уңаеннан һәм шулай ук, нәфис сүз осталарын барлау, аларга иҗади үсеш өчен шартлар булдыру, иҗади потенциалын үстерү, татар телен, әдәбиятын һәм мәдәниятын пропагандалау максатыннан “Актаныш авазы” телевидениесендә “Әнием – күз нурым” дип аталган видеобәйге узган идеБәйге шартлары буенча, шигъри формада әниләргә котлау яздырып, видеосын “Актаныш авазы”на җибәрергә кирәк иде. Барлык видеолар безнең официаль, “Актаныш-информ” YouTube каналында урнаштырылды.
Бәйгедә барлыгы 100гә якын видео катнашты. Урыннар чыгарганда иң әүвәл сәнгатьле сөйләмгә, видеоның техник башкарылышына игътибар Һәм шигырьнең авторлыгына өстенлек бирелде. Ике категориягә бүленеп чыгарылган урыннар түбәндәгечә:
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар:
1. Сабирова Лиана, 5 яшь
2. Фархтдинов Тимур, 5 яшь
3. Гаянова Азалия, 4 яшь һәм Салихов Рамазан, 5 яшь.
Башлангыч сыйныф укучылары арасында:
1. Мухаметдинова Ләйлә
2. Галиуллина Камилә
3. Яппарова Ләйлә һәм Галин Ильяс.
ГРАН-ПРИ иясе - Таңсылу Салахова, 9 яшь, Чуракай авылы.
Аерым номинацияләрдә:
“Иң шәп видео” - Сабирова Лиана, Сабиров Самир һәм Айзирәк, Фардиева Милана
“Тик тормас” – Алиса Шайгарданова
“Иң күп лайк җыючы” – Исламия Ганиева.
Җиңүчеләр “ТАТМЕДИА” филиалының “Актаныш- информ” мәгълүмат үзәгендә бүләкләнәчәк. Бер генә шигырь сөюче дустыбыз да бүләксез калмас. Һәрбер катнашучыга электрон формада Дипломнар җибәрәбез. Әлеге бәйге соңгысы түгел. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз, безнең белән булыгыз!
Нет комментариев