Мәскәүнең Тимирязево суды Россия башкаласына Төмәннән килгән Татьяна Карпикованы 5 елга ирегеннән мәхрүм иткән, дип хәбәр итә ТАСС.
Суд Татьянаның узган елның көзендә интернетта кызын 1 миллион сумга сексуаль коллыкка сатуы турында белдерү урнаштыруын ачыкланган. Сатып алучы да табыла. Нәкъ менә аның белән килешү төзергә хатын-кыз Төмәннән Мәскәүгә юл тота да инде.
Акча алып баланы тапшырганнан соң ананы тоткарлыйлар.
Әни кеше гаиләдә матди хәл катлаулы булу сәбәпле, мондый гамәлгә барган.
Нет комментариев