Татар Ямалысы мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Ханов Рүзәл химия фәненнән "Олимпка юл!" Республика олимпиадасында призёр булып кайтты, дип хәбәр иттеләр район мәгариф идарәсеннән.
" Укытучысы Марат Хәбибуллинны һәм Рүзәлне зур уңышлары белән тәбрикләп , зур рәхмәт белдерәбез! Алга таба да зур уңышлар юлдаш булсын! Горурланабыз!", дип, шатлыклы вакыйга белән уртаклашканнар Татар Ямалысы мәктәбенең инстаграмдагы аккаунтында.
Нет комментариев