Актаныш территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълуматләргә караганда, райондашларыбыз бүгенге сәяси вакыйгага битараф түгел.
Көндезге 12 сәгатькә барлык тавыш бирүчеләрнең 12 372се сайлау участокларына килеп, тавыш биргән. Бу гомуми күрсәткечнең 55,2 %ы дигән сүз.
Югары күрсәткечләр Чөгәнә (69,74%), Качкын (70,62%), Куян (69,98 %), Чат (72,57%) авылларында урнашкан сайлау участокларында саклана.
Нет комментариев