Путин коронавирус аркасында карантинга китәргә мөмкин икәнлеген искәртте.
Владимир Путин Кремльдә Паралимпия җыелма командасы әгъзалары белән очрашуда коронавирус аркасында карантинга китәргә туры киләчәклеген әйтте:
"Кызганычка каршы, бездә дә хәзер... табиблар өйрәнә ... хәтта минем әйләнә-тирәмдә дә бу мәкерле авыру белән проблемалар килеп чыга. Миңа да тиздән карантинга китәргә туры килүе бар. Тирә-юньдәге кешеләр күпләп авырый".
Үз чиратында, Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков, бу сүзләрне шәрехләп, "Карантин турында сөйләгәндә, Путин образлы итеп әйтте",-дип белдерде.
https://video.img.ria.ru/Out/Flv/20210913/2021_09_13_RIA16x91920x10802_sez0bsnw.c0x.mp4
Нет комментариев