Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Актаныш авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Дәниф Харисовны рәсми төстә лаеклы ялга озаттылар.
Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Дәниф Әсрар улына министрлыкның Рәхмәт хатын тапшырды. Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе дилбегәсен 15 елга якын ышанычлы, ныклы кулларда тоткан җитәкче үзенә күрсәтелгән хөрмәт өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм хезмәттәшләренә эшләрендә уңышлар теләде.
Нет комментариев