СЕЗ СОРАГАН ИДЕГЕЗ: Ноябрь бәйрәмнәрендә ничек ял итәчәкбез?
Общество

СЕЗ СОРАГАН ИДЕГЕЗ: Ноябрь бәйрәмнәрендә ничек ял итәчәкбез?

Бу көннәр Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2018 елга бастырган хезмәт календарендә күрсәтелгән.

Татарстанда яшәүчеләр ноябрьдә 4 көн рәттән ял итәчәкләр. 
 
Октябрьдә хезмәт календарендә бәйрәмнәр юк, өстәмә ял көннәре булмаячак. Әмма ноябрь башында ук республикада яшәүчеләрне өстәмә яллар көтә.


3-6 ноябрь эш көннәре түгел. 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Быел ул якшәмбегә туры килә һәм шуңа күрә дүшәмбегә күчереләчәк. 6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә.
 


Нет комментариев