Сораштыру аноним булачак. Аның нәтиҗәләре җирле узидарә органнары эшчәнлеген яхшыртуга юнәлтеләчәк.
Татарстан халкын җирле узидарә органы җитәкчеләре эшчәнлеген бәяләргә чакыралар, - дип белдерә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.
Татарстанлыларның әлеге сораштыруда катнашуы җитәкчеләрнең эш сыйфатын объектив бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.
Сораштыруга исем - фамилия куелмый, нәтиҗәләре бары тик гомумиләштерелгән рәвештә җирле узидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр эшләү өчен кулланылачак.
https://tatar-inform.tatar
Нет комментариев