М7 трассасының Шәле авылы янында 10 автомобиль катнашында зур юл-транспорт һәлакәте булган.
Ике юл полосасында да хәрәкәт туктатылган. Юл-транспорт фаҗигасендә бәрелешкән машиналарны алып киткәннән соң хәрәкәт үз агымына кайткан. Хәзер юлларда чиста, бөкеләр күзәтелми.
Дуслар, мондый буранлы көннәрдә һава торышы аязганчы, олы юлга чыкмыйча торсагыз иде, сак булыгыз.
Нет комментариев