Татарстанда акрынлап суыта
Общество

Татарстанда акрынлап суыта

Көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы 23 градустан да югары күтәрелмәячәк.

Бүген, 10 майда, Татарстанда температура фонының акрынлап түбәнәюе дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы сакланачак, урыны белән яңгыр явачак.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +9..+14 градус тәшкил итәчәк. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +18..+23 градуска кадәр күтәреләчәк.


Нет комментариев