Татарстанда бер тәүлеккә өч кеше суга батып үлгән
Общество

Татарстанда бер тәүлеккә өч кеше суга батып үлгән

Суга батучыларның гәүдәләре әлегә табылмаган. Узган тәүлектә Татарстан сулыкларында өч кеше батып үлгән, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Россиянең Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр дәүләт идарәсе матбугат хезмәте. Юдино бистәсендәге Зөбәрҗәт (Изумрудное) күлендә 35 яшьлек ир-ат батып үлгән. 2 нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре суга батучының гәүдәсен көндезге сәгатьтләрдән...

Суга батучыларның гәүдәләре әлегә табылмаган.
Узган тәүлектә Татарстан сулыкларында өч кеше батып үлгән, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Россиянең Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр дәүләт идарәсе матбугат хезмәте.
Юдино бистәсендәге Зөбәрҗәт (Изумрудное) күлендә 35 яшьлек ир-ат батып үлгән. 2 нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре суга батучының гәүдәсен көндезге сәгатьтләрдән башлап 21.30 сәгатькә кадәр эзләгәннәр, әмма әлегә таба алмаганнар.
3 нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре Чистай районы янында Кама елгасында 185000 кв.м мәйданда эзләү-тикшерү үткәргәннәр. Шул тирәдә көймә әйләнеп, 41 яшьлек ир-ат юкка чыккан. Гәүдәсе шулай ук әлегә табылмаган.
Актаныш районы Әзәкүл торак пункты янында Доха күлендә 41 яшьлек хатын-кыз суга баткан. 6 нчы зона эзләү-коткару отряды водолазлары 100000 кв м су мәйданында эзләү эшләре башкарган, 3 км елга буе су асты мәйданы да тикшерелгән. Эзләү нәтиҗә бирмәгән.

Нет комментариев