Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 54 яңа очрагы ачыкланган
Общество

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 54 яңа очрагы ачыкланган

Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанда (35 кеше) һәм Чаллыда (10 кеше) ачыкланган.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 54 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да диярлек моңа кадәр коронавирус эләктергән кешеләр белән аралашкан, бер кеше генә чирне чит илдә йоктырып кайткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«12 кеше хастаханәгә озатылган, калган 42 кеше өендә дәвалана», - диде Галимова.

Инфекция йоктырган 18 кеше — 30-50 яшь аралыгында, 14 кеше — 50-60 яшь аралыгында.

Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанда (35 кеше) һәм Чаллыда (10 кеше) ачыкланган. Татарстанның 9 районында берәр кеше әлеге чирне эләктергән.

Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең барлыгы 3665 очрагы теркәлгән, шулар арасында 2748 кеше (шул исәптән 35 кеше – узган тәүлектә) терелгән. 906 кеше дәвалануын дәвам итә.

https://tatar-inform.tatar/news/health/09-06-2020/tatarstanda-so-gy-t-lekt-koronavirus-infektsiyase-yoktyruny-54-ya-a-ochragy-achyklangan-5748547


Нет комментариев