Татарстанда узган тәүлектә 44 кеше коронавирус инфекциясе эләктергән, 8е терелгән
Общество

Татарстанда узган тәүлектә 44 кеше коронавирус инфекциясе эләктергән, 8е терелгән

13 кеше хастаханәгә озатылган, калган 31 кеше өендә дәвалана

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 44 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да моңа кадәр коронавирус эләктергән кешеләр белән аралашкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«13 кеше хастаханәгә озатылган, калган 31 кеше өендә дәвалана», - диде Галимова.

Инфекция йоктырган 17 кеше — 60-70 яшьтә.

Коронавирус йоктыручыларның күбесе Чаллыда (35 кеше) һәм Казанда (11 кеше) ачыкланган. Түбән Кама районында 3 кеше инфекция эләктергән.

Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең барлыгы 3958 очрагы теркәлгән, шуларның 2824е (шул исәптән 8 кеше – узган тәүлектә) терелгән. 1134 кеше дәвалануын дәвам итә.

https://tatar-inform.tatar/news/health/15-06-2020/chally-sh-re-ber-t-lek-echend-koronavirus-yoktyruchylar-sany-buencha-kazanny-uzgan-5749683


Нет комментариев