Бүген республикада болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр һәм җепшек кар явачак.
Бүген Татарстанда юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген республикада болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр һәм җепшек кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчә, талгын.
Көндез һава температурасы 0..+5 градус тәшкил итәчәк.
КФУ профессоры татарстанлыларны көннәрнең суытачагы һәм җепшек кар явачагы хакында кисәткән иде. Белгеч сүзләренчә, быел тәүлеклек уртача температура 0 градус аша ун көнгә соңга калып күчәчәк.
Нет комментариев