ТР Президентын сайлау көне рәсми рәвештә игълан ителде
Общество

ТР Президентын сайлау көне рәсми рәвештә игълан ителде

ТР Президентын сайлау 2015 елның 13 сентябрендә уздырылачак. Бу хакта бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 8 нче утырышында рәсми рәвештә игълан ителде. Шулай ук, бу көнне җирле үзидарәләргә депутатлар сайланачак. Аларның саны 8 меңнән артык, дип хәбәр итә "Татар-информ" сайты. ТР парламентының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты җитәкчесе...

ТР Президентын сайлау 2015 елның 13 сентябрендә уздырылачак. Бу хакта бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 8 нче утырышында рәсми рәвештә игълан ителде. Шулай ук, бу көнне җирле үзидарәләргә депутатлар сайланачак. Аларның саны 8 меңнән артык, дип хәбәр итә "Татар-информ" сайты.
ТР парламентының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин: "Быелның март аенда Татарстан Президенты вазыйфаларын үтәү срогы тәмамланды. Шул сәбәпле, Татарстанда Президентны турыдан-туры сайлаулар уздырылачак. Закон нигезендә, сайлау көне ТР Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнә. Сайлау сентябрьнең икенче якшәмбесендә, ягъни 13 нче сентябрьдә үткәреләчәк", - диде.
"Бу − федераль нормалар нигезендә уздырыла торган процедура", - дип белдерде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Нет комментариев