Хәтта Covid-19 диагнозы булганда да, яңа коронавирус инфекциясеннән барлык препаратлар да конкрет пациентны дәвалауда ярдәм итмәячәк.
Covid-19 препаратларын кискен респиратор вирус инфекциясе вакытында кабул итү куркыныч нәтиҗәләре белән яный. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.
"Сатуда барлыкка килгән барлык препаратлар: "Авифавир", "Коронавир" һәм башкалар. Аларның куллануга карата күрсәтмәләре һәм зарарлы яклары язылган. <…> Болай гына кабул итү - ул куркыныч. Әгәр дә пациентта гади ОРВИ булса, бу чыгу юлы түгел ", - дип билгеләде спикер.
Замминистр татарстанлыларны теләсә нинди дару кулланганда инструкция белән танышырга , бигрәк тә Covid-19 препаратлары кебек җитдиләрен игътибарсыз калдырмаска чакырды. Мондый терапияне бары тик табибларның билгеләнеше буенча гына кабул итәргә кирәк, ул рецепт буенча сатылырга тиеш.
"Әгәр без Covid-19 диагнозын куябыз икән, - бу шулай ук, әлеге препаратны шунда ук кабул итәргә кирәк дигәнне аңлатмый. Анда бик төгәл күрсәтмәләр бар ", - дип сөйләде Жаворонков.
Препаратлар билгеләүгә күп факторлар йогынты ясый, шул исәптән пациентның булган авырулары да. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, даруларны уйламыйча кабул итү сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин.
Нет комментариев