Трамвай бәрдергән ир-атны табиблар да коткарып кала алмаган
Общество

Трамвай бәрдергән ир-атны табиблар да коткарып кала алмаган

Юл-транспорт һәлакәте башкаланың Айдаров урамындагы 66 нчы йорт каршында булган. ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре мәгълүматларына караганда, трамвай белән 23 яшьлек йөртүче идарә иткән. Ул тиешле дистанцияне сакламый, тизлекне арттыра һәм юл уңаена трамвай юллары буенча баручы 58 яшьлек җәяүле ир-атны бәрдерә. Һәлакәт аркасында җәяүле авыр тән җәрәхәтләре ала. Аны тиз арада...

Юл-транспорт һәлакәте башкаланың Айдаров урамындагы 66 нчы йорт каршында булган.
ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре мәгълүматларына караганда, трамвай белән 23 яшьлек йөртүче идарә иткән. Ул тиешле дистанцияне сакламый, тизлекне арттыра һәм юл уңаена трамвай юллары буенча баручы 58 яшьлек җәяүле ир-атны бәрдерә.
Һәлакәт аркасында җәяүле авыр тән җәрәхәтләре ала. Аны тиз арада хастаханәгә озатсалар да, гомерен саклап кала алмыйлар - ир-ат хастаханәдә вафат була.

Нет комментариев