Янә Башкортстан солдаты вафат булды.
Хабаровск өлкәсендә хәрби хезмәтен үтәгән Башкортстан егетенең үле гәүдәсе табылды. Билгеле булуынча, 21 яшьлек Андрей Михайлов Бикин шәһәрендә вафат булган. Аның гәүдәсе 6 гыйнварда тимер юлында табылган.Солдатның туганы бу турыда социаль челтәрләрдә болай хәбәр итә: "Армиядә хезмәт итә иде. Аны үтергәннәр һәм күпердән поезд астына ташлаганнар".
Кыз билгеләвенчә, егетнең әти-әнисе әлеге вакытта акчага кытлык кичерә. Улларының гәүдәсен туган җиргә кайтаруда ярдәм күрсәтүчеләр өчен кыз егетнең әтисенең телефон номерын да куйган.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru
Нет комментариев