Әле быел кычыткан ашы ашарга өлгердегезме? Өлгермәгән булсагыз, түбәндәге рецепт сезнең өчен.
Блогер Рафиля Шәмсетдинова инстаграмда бик тәмле кычыткан ашы рецепты белән бүлешкән.
– Ифтар өчен авыз ачканда, тиз эшкәртелә, ашказанына авырлык китерми торган җиңелчә ризыкларга өстенлек бирергә кирәк, ә сәхәр ашаганда, киресенчә - колориялерәк, итле, аксым, углеводларга бай ризыклар куллану отышлы. Бүген пешергән кычыткан ашы, миңа калса, Ифтар өчен искиткеч вариант! Җиңелчә, клетчаткага бай, витаминлы җәйге аш! - дигән ул.
Башта тавык шулпасы әзерлибез, итен алып, шулпаны сөзәбез. Табада кишер һәм суганны аз гына кыздырып алабыз. Мин 2 кишер, 1дәү суган алдым. Аннан кайнап торган шулпага шакмаклап туралган бәрәңге (7-8 шт.), кыздырып алган суган-кишерне салып, бәрәңге пешәр-пешмәс хәлгә килгәнче, кайнатабыз. Аннан соң туралган яшь кычыткан, кузгалак яфракларын саласы (гап-гади урамда үсүче ат кузгалагының яшь яфракларын салдым). Кычытканның күләмен яза алмыйм, хәйран салдым, тураганчы салкын су белән чайкап кына алдым. Тоз-борыч, лавр яфрагы да салырга онытмагыз. Кычыткан салгач, ашны озаклап кайнатмавың хәерлерәк, кайнап чыгуга, яхшылап тугланган ике йомырканы, әкрен генә шулпага агыза-агыза, болгатырга да, сүндереп, капкачын каплап, шул рәвешчә 30-40 минут томалап тотасы. Файдалы ашны өстәлгә каймак белән бирәсе.
Һичшиксез пешерегез яме, бик тәмле аш чыннан да!!! Язгы витаминнарны файдаланырга ашыгыгыз!!! Тоткан Уразаларыбыз кабул булсын!
Нет комментариев