Россиядә калдыкларны эшкәртү заводлары күбрәк булырга тиеш, әмма аларны иң заманча технологияләр буенча гына төзергә кирәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин зур матбугат конференциясендә ассызыклады.
Предприятиеләрнең әйләнә-тирә мохит өчен зыянын минимальләштерергә кирәк.
Безгә предприятиеләр төзү ягыннан тармакны үстерергә кирәк. Алар инде төзелә. Эшкәртү предприятиеләре саны артырга тиеш. Шулай ук кешеләргә бу предприятиеләр, аларның ничек эшләячәген, әйләнә — тирә мохиткә зыян китерелү-китмәве хакында аңлатырга кирәк, - диде дәүләт башлыгы.
Предприятиеләрне, әйләнә-тирә мөхит өчен зыянын киметү өчен, бары тик заманча технологияләр буенча гына төзергә кирәк, дип ассызыклады Путин. Мисал итеп ул Япония башкаласындагы заводны китерде.
Нет комментариев