Яңа Әлем авылында 12 июльдән мәчет каршында дини лагерь эшли башлады.
Әлеге балалар аланы Рушания Исхакова җитәкчелегедә эшли. 13.00 сәгатькә кадәр балалар ислам дине нигезләрен өйрәнәләр, хәрәкәтле уеннар уйныйлар, кул эшләре белән шөгыльләнәләр, түгәрәк өстәл артында бергәләп хәләл ризыклар белән сыйланалар. Лагерь 10 көн дәвам итәр дип көтелә.
Нет комментариев