Якынлашып килүче Яңа ел белән, хөрмәтле милләттәшләр
Общество

Якынлашып килүче Яңа ел белән, хөрмәтле милләттәшләр

Яңа 2021нче елга аяк басарга да күп калмады. Тиздән мәңге тынгы белмәс сәгать телләре, бар җиһанга өр-яңа ел килүен хәбәр итеп, 12 не сугачак!

Киләсе ел бар кешегә бәхет алып килсен, гаиләләргә, дөньяларга тынычлык, иминлек китерсен, борчу-хәсрәтләр күрергә язмасын.

Барыгызга да саулык-сәламәтлек, эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар, яңа яуган кардай ак бәхетләр, шатлык-куанычлар теләп калабыз. Якынлашып килүче Яңа ел белән, милләттәшләр! Яңа бәхетләр белән!


Нет комментариев