Өлкәннәр көне уңаеннан "Яшьлек" яшьләр үзәге хезмәткәрләре Актанышта яшәүче өлкәннәргә бәйрәм рухы бүләк итте.
Урамнан узучы апаларга яшьләр белән эшләүче белгечләр бәйрәм белән котлап, чәчәкләр тапшырдылар.
Олы яшьтәгеләр гөлләмәләрне сөенеч хисләре белән кабул итеп алды, изге теләкләргә рәхмәт белдерде.

Нет комментариев