Республикада

Сүндерелмәгән тәмәке аркасында хатын-кыз һәлак булган

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләүләренчә, янгын өченче каттагы фатирда чыккан. Янгын сүндерү вакытында 44 яшьлек хатын-кыз мәетен тапканнар.

Яшел Үзәндә Карл Маркс урамындагы 8 нче йортта янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, бинадан мөстәкыйль рәвештә 10 кеше эвакуацияләнгән, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләүләренчә, янгын өченче каттагы фатирда чыккан. Янгын сүндерү вакытында 44 яшьлек хатын-кыз мәетен тапканнар.

Якынча мәгълүматлар буенча, фаҗига сүндерелмәгән тәмәке аркасында килеп чыккан.

 


Нет комментариев