Кошлар кайта туган якларга
Газета рубрикалары

Кошлар кайта туган якларга

Табигатьнең уянган вакыты, кошларның туган якларга кайтуы – иң матур күренеш.

                              1906 елдан башлап, дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. Безнең илдә ул 1927 елның 1 апреленнән башлап билгеләп үтелә.
Шул уңайдан бакчабызда кошлар көнен үткәрдек. Балалар табигатькә сакчыл караш булдыра торган әңгәмәләр, кошлар турында шигырьләр, җырлар ятладылар.                               Әти-әниләр белән бергәләп, сыерчык оялары ясадылар. Күңел җылысын биреп эшләгән оялар кошларга озак хезмәт итсен.
Гөлнара ӘХНӘПОВА,
Меңнәр балалар бакчасы тәрбиячесе


Актаныш Татарстан Актаныш районы Мәгариф Мәгариф яңалыклары Татарстан Республикасы Экология Мәгариф хәбәрләре Актаныш таңнары

Нет комментариев