Тарифларның бәяләре 10-20 процентка кыйммәтләнергә мөмкин икән, иптәшләр!
Аналитик Эльдар Мортазин фикеренчә, тарифлар март азагы-апрель башында ук яңадан каралырга мөмкин.
— Безнең Элемтә бик арзан һәм халык кеременә бәйле чыгымнар бик аз. Моннан чыгып, безнең элемтә ким дигәндә, 2-2,5 тапкыр үз бәясеннән түбән, шуңа күрә арттырырга урын бар, — ди Эльдар Викторович.
- TelecomDaily генераль директоры Денис Кусков белдергәнчә, Украинадагы хәрби операция тәмамланмаса, тарифлар икенче яртыеллыкта артыр дип көтелә. «Райффайзенбанк» аналитигы Сергей Либин 2023 ел башында бәяләр артуын фараз кыла.
Нет комментариев