7 Май - радио һәм барлык элемтә тармагы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Бүген телефон элемтәсеннән, радиодан, телевидениедән, интернеттан башка заман кешесенең тормышын күз алдына да китерүе кыен. Болар көндәлек тормышыбызны тагын да уңайлы, эшебезне нәтиҗәлерәк итә.
Бу истәлекле көндә элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр тармагының барлык хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре өчен ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең эшчәнлегегез һәм иҗади активлыгыгыз нәтиҗәсендә, райондашларыбыз дөньяда барган вакыйгалар турында оператив мәгълүмат алалар. Алга таба да үзегезнең авыр, әмма мактаулы хезмәтегез белән район халкын куандырып яшәргә язсын. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә яңадан-яңа уңышлар, күтәренке кәеф теләп калам. Барлык башлангычларыгыз һәм иң кыю планнарыгыз чынга ашсын. Бәйрәмегез белән!
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов.
Нет комментариев