Сез сораган идегез

Өй, келәткә керә торган тычкан-күселәрне ничек куркытырга?

Нашатырь спирты тычкан- күселәрне куркыту көченә ия икән.

               Тәҗрибәле хуҗа-хуҗабикәләр аны өй базына, йорт верандаларына, газ казаннары урнаштырылган бүлмәләргә, мунча һәм мунча алларына көздән нашатырь спирты сиптерәләр. Ветеринария яки бакчачылык кирәк-яраклары сатыла торган кибетләрдә пластик шешәгә салынганын сатып алсагыз, оттырмассыз. Шешәнең башын булавка белән кыздырып тишәсе дә сиптерәсе генә. Бер генә кимерүче дә сезнең байлыгыгызга кул сузмас. 


Нет комментариев