Россиялеләрне октябрь ахырында яңа расписаниегә күчерәләр: шимбә эш көне булачак
Сез сораган идегез

Россиялеләрне октябрь ахырында яңа расписаниегә күчерәләр: шимбә эш көне булачак

Россиядә яшәүчеләрне 2024 елның октябрь ахырында һәм ноябрь башында эш графигында үзгәрешләр көтә.

РФ хөкүмәте 2024 елның 2 ноябрен — ял көнен, 2025 елның 30 апреленә күчерергә карар кылды. Бу май бәйрәмнәрен гражданнар өчен озынрак һәм уңайлырак итү теләге белән бәйле. 2024 елның 2 ноябре эш көне булачак, әмма ул кыскартылачак. Шуңа да карамастан, россиялеләр барыбер ике ял көне алачак — 3 һәм 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә.

Чыганак


Нет комментариев