Гадәттәгечә, бу көнне сатуга халыкта күпләп ихтыяҗ тудырган продукция чыгарылачак.
Халыкара Бердәмлек көне уңаеннан ноябрь башында безне озын яллар көтә. Быел да Актаныш районында бәйрәм алды ярминкәсе оештырыла. Ул 2 ноябрь - шимбә көненә тәгаенләнгән.
Гадәттәгечә, бу көнне сатуга халыкта күпләп ихтыяҗ тудырган продукция чыгарылачак. Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә фермерлар, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр,җәмәгать туклану предприятиеләре тәкъдим иткән ит, сөт, май, балык, бөртек, шикәр, икмәк кебек беренчел продукцияне чамалы бәяләрдән сатып алу мөмкинлеге тудырыла.
Нет комментариев